27.10.2023
Сөенче, дуслар! ????????????????“Кызыл таң” гәзите канаты астында чыгып килүче “Әллүки” журналы редакциясе “Хәбәр” Бөтенрусия татар журналистлары бәйгесендә җиңү яулады. ❤Әлеге мизгелләрдә баш мөхәрриребез Фаил Камил улы Фәтхетдинов Казанда, Журналистлар Союзы Рәисе Илшат Әминев кулыннан Диплом алды.???????? Республикада татар телендә балалар өчен нәшер ителүче бердәнбер журналның мәртәбәле бәйгедә җиңү яулавы коллектив өчен дә, дусларыбыз өчен дә зур шатлык. ????????????Бу җиңү яңа уңышларга, биеклекләргә юл ачсын!❤
✍"Әллүки" журналы