06.12.2023
"Туган мәктәбемә - "Әллүки" акциясенә Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында яшәүче бик тырыш гаилә – Зөлфия һәм Радик Вәлиевлар кушылды. ???????? Бу гаиләне Кушнаренкода гына түгел, күрше-тирә районнарда да кошчылык белән шөгыльләнүче уңган, чәмле эшкуарлар буларак яхшы беләләр.❤ Вәлиевлар игелекле эшләре белән дә халыкның ихтирамын яулый. ☀Шушы көннәрдә Зөлфия Фәиз кызы һәм Радик Рәис улы Иске Тукмаклы мәктәбендә укучы балаларны сөендереп, ун данә "Әллүки"гә подписка бүләк итте. ????Яңа елның гыйнварыннан балаларга, Зөлфия апалары һәм Радик абыйлары исеменнән, матур, тәрбияви, төрле яклап сәләтләрен үстерергә ярдәм итүче журнал килә башлаячак. ????????Вәлиевларга киңкүңелле, игелекле, милли җанлы булулары өчен зур рәхмәт!
Акция декабрь ахырына кадәр дәвам итә. ????Кушылырга теләк белдерүчеләр өчен телефон яисә ватсап номеры - 8 937 3 507 507 ☀